news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән тагын бер үлем очрагы теркәлде

Нәтиҗәдә, республикада әлеге чирдән вафат булган кешеләр саны 68гә җитте.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән тагын бер үлем очрагы теркәлде

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән тагын бер үлем очрагы теркәлде. Нәтиҗәдә, республикада әлеге чирдән вафат булган кешеләр саны 68гә җитте. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике яклы полисегментар пневмония диагнозы куелган 1932 елгы хатын-кызны Әлмәт Үзәк районы хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәю аркасында пациентның хәле тагын да начарайган. Ул вафат булганнан соң патологоанатомик экспертиза вирусның булуын раслаган.

«Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», - дип искәрттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Татар-информ» агентлыгы республикада узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot