news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама шәфкать туташы плакатлар бәйгесендә икенче урын алды

Республика конкурсы 2020 елның 20 июненнән 28 августына кадәр дәвам итте.

Түбән Кама шәфкать туташы плакатлар бәйгесендә икенче урын алды
https://minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең шәфкать туташы плакатлар бәйгесендә икенче урын алды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә

«Коронавирус йогышын кисәтү кагыйдәләре» темасына компьютер дизайны плакатларының республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсенең физиотерапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Нина Каргалева «сәламәт гадәтләр»дигән плакат өчен бүләкләнгән.

Республика конкурсы 2020 елның 20 июненнән 28 августына кадәр дәвам итте. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының 20 муниципаль районыннан һәм шәһәр округларыннан 60 тематик плакат тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot