news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашко: «Спутник V»нең коронавирус дельта-штаммына каршы нәтиҗәлелеге — 83 процент

Министр сүзләренчә, вакцина коронавирус инфекциясенең авыр формада узуыннан да саклый.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Россиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы коронавирусның дельта-штаммына каршы торуда 83 процентка нәтиҗәле.

«Бүген „Спутник V“ вакцинасы дельта-штамм белән көрәштә һәм профилактикада иң әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә. Соңгы мәгълүматлар 83 процент нәтиҗәлелек турында сөйли. Бу инде Россия мәгълүматлары. Клиникада эшләүче хезмәттәшләр безгә мәгълүмат бирде», — дип сөйләгән министр «ТАСС» агентлыгына.

Мурашко сүзләренчә, вакцина шулай ук коронавирус инфекциясенең авыр формада узуыннан да саклый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100