news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәр өченче кеше коронавирус белән авырган

Республиканың өч меңгә якын кешесе күмәк иммунитетны билгеләү буенча сынау проекты кысаларында антитәнчеккә кан биргән, 31,3 процентында антитәнчекләр ачыклаган.

Татарстанда һәр өченче кеше коронавирус белән авырган

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда һәр өченче кешенең яңа коронавирус инфекциясенә иммунитеты бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«G класслы иммуноглобулин антитәнчеге инфекция белән очрашу булганлыгы һәм авыру симптомсыз җиңел формада узуы турында сөйли. Ягъни күренеп торган симптомнар: пневмония һәм көчле вирус-респиратор инфекцияләр булмаган. Бу антитәнчекләр 921 кешедә - 31,3 процент, ачыкланган», - дип сөйләде спикер.

Авдонина искәрткәнчә, 26 июньнән 30 июньгә кадәр республиканың һәр районыннан җиде яшь төркеменнән очраклы татарстанлылардан кан алу оештырылды, Татарстан Республикасында барлыгы 2947 кешенең пробаларын тикшерделәр.

Алга таба Роспотребнадзор организмда антитәнчекләр ни дәрәҗәдә саклануын белү өчен иммунитеты булган кешеләр белән тикшеренү эшләре алып барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100