news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасына беренче пациентлар килде

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасы кичә тантаналы төстә ачылды.

Республика  йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасына беренче пациентлар килде
Михаил Захаров

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусына пациентлар килә башлады. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Мин сезгә пациентларның төгәл санын әйтмим, әмма анда пациентлар бар», — диде ул.

Шунысын да искәртик: кичә Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко татарстанлылар яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән дәваланачак урын белән танышты.

Татарстанның яңа медицина үзәге турында Sntat порталында тулырак укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100