news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путинның кызы Covid-19 инфекциясеннән дөньядагы беренче вакцинаны ясаткан

Россия Президенты препаратны булдырган галимнәргә рәхмәт белдерде.

Путинның кызы Covid-19 инфекциясеннән дөньядагы беренче вакцинаны ясаткан

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясеннән дөньядагы беренче вакцина өзлегүләр тудырмый. Аны кадаганнан соң бераз температура күтәрелүе генә барлыкка килә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә хәбәр итте.

«Минем кызларымның берсе үзенә шундый прививка ясады. Бу җәһәттән ул экспериментта катнашкан. Беренче уколдан соң аның температурасы 38 градуста иде, икенче көнне 37 градустан бераз гына артык булды һәм шуның белән бетте», - диде Путин. Икенче уколдан соң шулай ук тән температурасы бераз күтәрелде, әмма соңыннан нормаль күрсәткечләргә килде, дип өстәде ул.

«Күп кешеләрдә прививкадан соң бернинди тышкы күренешләр һәм температура булмавын беләм. Иң мөһиме - киләчәктә бу вакцинаны куллануның куркынычсызлыгын һәм аның нәтиҗәлелеген тәэмин итә алуыбыз», - диде дәүләт башлыгы. Владимир Путин препаратны булдырган галимнәргә рәхмәт белдерде.

Россиядә бүген Covid-19 коронавирусына каршы дөньяда беренче вакцинаны теркәделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100