news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядә коронавируска каршы беренче вакцина ясалуы турында игълан итте

Препарат бүген иртән теркәлгән.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илдә Covid-19 коронавирусына каршы вакцина теркәлүе турында игълан итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

«Миңа билгеле булганча, бүген иртән дөньяда беренчеләрдән булып яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина теркәлде», — диде дәүләт башлыгы.

«Вектор» үзәге һәм Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү институтында эшләнгән препаратлар беренчеләрдән булып клиник сынаулар узган. «Вектор» үзәге инде ноябрьдә үк вакцина җитештерә башларга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100