news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусны кабат йоктыру очраклары турында билгеле булды

Республиканың баш санитария табибы былтыр коронавирус белән авырган кешеләргә якын арада вакцинация узарга киңәш итте.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстанда Covid-19 коронавирусын кабат йоктыру очраклары бар.

«Без беренче дулкында авырткан кешеләрнең кабат чир йоктыруы турында сөйлибез. Бу сер түгел, бу бар. Ышаныгыз. Без, мондый кешеләр белән аралашканда, алардан ни өчен вакцинация узмауларын сорыйбыз. Кагыйдә буларак, күпчелек очракта алар вакцинация ясатмыйча ялгышканбыз диләр», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Министр урынбасары сөйләвенчә, кабат югары температура, сулыш кысылудан интеккән һәм кислород сулап ятучылар үз вакытында вакцинация турында кайгыртмауга үкенә.

«Кабат авырый торган кешеләр безнең танышлар, дуслар арасында бар. Алар 2020 елда авырган икән, димәк, бу бәла 2021 елда кагылмаячагына нык ышанганнар. Бу ялган ышану, әгәр сез коронавирус белән авыргансыз икән, бу чирдән озакка сакланган дигән сүз түгел», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе Марина Патяшина.

Республиканың баш санитария табибы узган ел коронавирус белән авырган кешеләргә якын арада вакцинация узарга киңәш итте. Аның сүзләренчә, хәзер прививка ясату өчен иң яхшы вакыт — антитәнчекләр көз көне авыруның сезонлы күтәрелешенә кирәкле күләмдә барлыкка килеп өлгерәчәк.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100