news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Covid-19 белән авырган кешеләрнең начар ишетүе турында кисәтте

Пшеничной сүзләренчә, колак томалануы якынча 1,5-2 процент очракта коронавирустан терелгәч берничә атна сизелергә мөмкин.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авыручыларның 18-23 процентының колагы начар ишетүе күзәтелә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Ковид белән авырганнан соң колак томалану начар ишетүгә китерә, бу  уртача 18-23 процент пациентта очрый. Бу бетә һәм специфик булмаган симптом», — диде Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиника-аналитика эше буенча урынбасары Наталья Пшеничная.

Пшеничной сүзләренчә, колак томалануы якынча 1,5-2 процент очракта коронавирустан терелгәч берничә атна сизелергә мөмкин.

Шуның белән бергә, бик сирәк очракта Covid-19 дан соң, ишетү сәләте кискен югалырга мөмкин. Бу авыруның төгәл сәбәбе әлегә кадәр ачыкланмаган, әмма вируслы инфекция, шул исәптән коронавирус та сәбәп булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100