news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 54 яңа очрагы теркәлгән

Авыручыларның күбесе Казанда һәм Чаллыда яши.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 54 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 авыруының 54 яңа очрагы теркәлгән. Алар барысы да авыручылар белән аралашканнан соң вирус йоктырган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«16 кешене хастаханәгә салдылар, 38 кеше өйдә дәвалана», — диде ул. 18 кеше 30-50 яшь аралыгында, 14 кеше 50-60 яшь аралыгында.

Авыручылардан 19 кеше Казанда, 10 кеше Чаллыда яши. Яшел Үзән — районнар арасында антирейтинг лидеры, биредә 4 кеше авыру йоктырган.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда 3774 очрак теркәлде, 2785 кеше терелде, шул исәптән 18 кеше узган тәүлектә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100