news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга COVID-19 коронавирусына каршы препаратның тәүге партиясе кайтты

Препарат мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча халыкка бушлай тәкъдим ителәчәк.

Татарстанга COVID-19 коронавирусына каршы препаратның тәүге партиясе кайтты
Гүзәл Хөсәенова

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстанга яңа төрдәге COVID-19 коронавирусына каршы препаратның тәүге партиясе кайтты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Россиядә җитештерелгән «Авифавир» препаратының тәүге партиясен республикага кичә китерделәр. Ул Россиядә әле 29 майда гына теркәлгән. Әлеге препарат – Россия туры инвестицияләр фонды һәм «Химрар» компаниясенең уртак хезмәт җимеше. Ул коронавируска каршы дару буларак тәкъдим ителгән.

«Бүген аны Чаллыга озаталар, шулай ук Казан клиникаларына китерәчәкләр. Препарат коронавирус инфекциясенең уртача һәм авыр формаларын дәвалаганда кулланыла», - диде журналистларга ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

«Авифавир» препаратының тәүге партиясен Мәскәү, Ленинград, Новгород, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Екатеринбург хастаханәләре һәм фармацевтика оешмалары алган.

«Россиядә әлеге препаратка сорау зур, аны илнең барлык төбәкләренә озату буенча сөйләшүләр бара. Шулай ук тагын уннан артык илдән «Авифавир»ны китерү турында заказлар алдык», - диде Россия туры инвестицияләр фонды генераль директоры Кирилл Дмитриев.

Препарат мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча халыкка бушлай тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100