news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктырган унберенче кеше вафат булды

1976 елда туган ир-ат Әлмәттә яшәгән.

Татарстанда коронавирус йоктырган унберенче кеше вафат булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 диагнозы куелган унберенче кеше вафат булды. Мәрхүм ир-ат 1976 елда туган, Әлмәт шәһәрендә яшәгән. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ир-атка ике яклы пневмония диагнозы куелган. 2 июньдә аны Республика клиник онкология диспансерының Әлмәттәге филиалы базасында оештырылган вакытлы йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр», — диде Галимова.

Пациент анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә дәваланган, аны үпкәне ясалма җилләндерү — ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар. Ул уртача авырлыктагы шикәр диабетыннан интеккән. 3 июньдә пациентның йөрәге тибүдән туктаган, 30 минут дәвамында үткәрелгән реанимация чараларының файдасы булмаган.

«Ир-атның үлем сәбәбе — яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе», — диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100