news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова Татарстанда коронавирустан терелүчеләр статистикасындагы аерманы аңлатты

Соңгы вакытта республика Роспотребнадзор тарафыннан «коронавирус» диагнозы лаборатор тикшерүләрдән соң куелган пациентларга кагылышлы мәгълүматларны гына бастырып чыгара.

Галимова Татарстанда коронавирустан терелүчеләр статистикасындагы аерманы аңлатты

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан «коронавирус» статистикасына диагнозы рәсми рәвештә расланган пациентларны гына кертә, шуның нәтиҗәсендә федераль регистр белән республиканыкы арасында аерма барлыкка килгән. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шулай дип белдерде.

«Республикада коронавирус инфекциясе йоктырган затларның федераль регистры формалаштырылган. Анда, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, Роспотребнадзор институты тарафыннан лабораториядә расланган Covid-19 диагнозы куелган кешеләр дә, шикле анализга ия, коронавируска охшаш клиник картина күзәтелгән, әмма диагнозлары әлегә расланмаган пациентлар да кертелгән», - диде Галимова.

Элегрәк Татарстанда савыккан пациентлар хакында сөйләгәндә рәсми рәвештә Covid-19 диагнозы куелган авыруларны да, симптоматикасы охшаш, әмма диагнозлары әлегә расланмаган кешеләрне дә исәпкә алалар иде.

«Хәзер Татарстанда диагнозлары лабораториядә расланган, коронавирустан терелгән пациентларга кагылышлы статистиканы бастырып чыгаралар. Федераль статистикада исә әле дә коронавируска аз гына шик туган, савыккан барлык кешеләрне дә исәпкә алалар», - дип белдерде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

10 июньгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстан буенча федераль регистрда коронавирус йоктыруның 3 720 очрагы теркәлгән. 2 767 кеше терелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100