news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 авыруының 90 яңа очрагы расланды

Чир йоктыручыларның күбесе Казанда яши.

Татарстанда Covid-19 авыруының 90 яңа очрагы расланды

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 90 яңа очрагы ачыкланган, аларның икесе генә читтән кертелгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«33 кеше хастаханәгә салынды, 57 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы күзәтелә», — диде Галимова.

30 яшьтән 50 яшькә кадәрле кешеләр аеруча күп — алар 40 кеше. Икенче урында — 60тан 70 яшькә кадәргеләр, бу яшь аралыгында 16 кеше чир йоктырган. Өченче урында 50дән 60 яшькә кадәрге кешеләр, бу яшь аралыгында 14 авыру теркәлгән.

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда яши. Бу — 39 кеше. Чаллыда 18 авыру очрагы теркәлгән.

Covid-19 таралу чорында Татарстанда әлеге авыру 1761 кешедә расланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100