Татарстанда тагын 34 кеше коронавирус йоктырган

Бүгенге көндә республикада Covid-19 вирусының барлыгы 19 802 очрагы теркәлгән.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус белән авыруның 34 яңа очрагы теркәлгән. Алар барысы да авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 

«9 кеше хастаханәгә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда — 15, Чаллыда — 8, Азнакай, Бөгелмә, Минзәлә, Питрәчтә — икешәр, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лениногорскида берәр кеше авырган.

Бүгенге көндә республикада Covid-19 вирусының 19 802 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 16 928 кеше, шул исәптән 13 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.