news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт Россиядә Covid-19 эпидемиясенең тәмамлану срогын фаразлады

Эпидемиянең тәмамлануы күп факторларга, алар исәбендә гражданнарның үз-үзеңне изоляцияләү режимын намуслы үтәвенә дә бәйле.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Иң оптимистик фаразлар буенча, Россиядә коронавирус эпидемиясе июнь башыннан да иртәрәк тәмамланмаячак. Бу хакта Россиянең әйдәп баручы инфекционисты, Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры киңәшчесе, Россия фәннәр академиясе академигы Виктор Малеев хәбәр итте. Бу турыда «Парламентская газета» яза.

Барысы да шул исәптән россиялеләрнең үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм хакимиятнең башка тәкъдимнәрен ничек үтәячәгенә бәйле, диде Виктор Малеев.

«Әмма авыруны тулысынча җиңү турында без коронавирустан вакцина эшләгәч һәм бар кешегә прививка ясагач кына сөйләшергә мөмкин булачак», — диде академик. Аның сүзләренчә, вакцина ел ахырына гына әзер булачак. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100