Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб «Спутник V» вакцинасының нерв системасына тәэсире бармы-юкмы икәнлеген аңлатты
65 яшьтән өлкән кешеләрдә вакцинацияләүгә организмның реакциясе яшьләргә караганда җиңелрәк тә булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасы нерв системасына һәм когнитив функцияләргә йогынты ясый алмый.
РИА Новости бу хакта медицина фәннәре докторы, Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының Н.А. Алексеев исемендәге1нче психиатрия клиник хастаханәсе баш табибы Георгий Костюкка сылтама белән хәбәр итә.
Хәтта риск төркеменә керүче пациентларда да организмга мондый йогынты табылмаган.
«Катгый иттереп, юк дип әйтә алам. Һәм безнең күзәтүләргә килгәндә, безнең пациентлар 65+ һәм чиргә тиз бирешүчәннәр. Без моны да күзәтәбез», - диде табиб.
Ул 65 яшьтән прививка алган өлкәннәр организмының реакцияләре вакцина алган яшьрәк төркемгә караганда җиңелрәк булганлыгын өстәп әйткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз