news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус пандемиясе турында хәбәр итте

Барлыгы 114 илдә 118 мең кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Дөньяда Covid-19 коронавирусы таралу пандемия рәвешен алды. Бу хакта РИА Новости Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Якын көннәрдә һәм атналарда без үлем очраклары һәм авыру таралган илләр саны артачак дип фаразлыйбыз», — дигән Тедрос Адханом Гебрейесус Женевада узган брифингта.

Пандемия — ул илнең бөтен территориясендә, чиктәш дәүләтләр һәм дөньяның күп кенә илләре территориясендә йогышлы авыру таралу белән характерлана торган көчле эпидемия.

Covid-19 йоктыручыларның гомуми саны 114 илдә 118 мең кеше тәшкил итә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, авыручылардан 4291 кеше үлгән.

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 очрагы теркәлгән, шуларның 25е Италиядән кайткан Россия кешеләре, икесе — Кытай гражданины, берсе — Италия гражданины.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100