news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә 2 меңнән артык кеше ковид йоктырган

10 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирусның 1725 очрагы теркәлгән иде.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тагын 2 238 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 2 238 очрагы теркәлгән. Барлыгы 62 727 кешегә „коронавирус диагнозы“ куелган», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Узган тәүлектә коронавирустан 19,5 мең тест ясаганнар.

10 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирусның 1725 очрагы теркәлгән иде, ә гомумән Россиядә — 200 меңгә якын очрак.

news_right_1
news_right_2
news_bot