news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда больничный кәгазьләрен дистанцион рәвештә бирә башладылар

Больничный бары тик тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) билгеләре белән генә бирелә.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда больничный кәгазьләрен медицина учреждениеләренә бармыйча, дистанцион рәвештә алырга мөмкин.

«122 номеры буенча больничный кәгазьләрен дистанцион рәвештә бирә башладылар», — диде Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә баш эпидемиолог, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов. 

Кайнар элемтәгә шалтыратканда оператор сораштыру уздырачак, аның ярдәмендә кешенең чыннан да авырыймы икәнлеген ачыклаячак. Алга таба ул авыручы беркетелгән дәвалау учреждениесенә хәбәр итә, анда больничный ачалар. Больничный бары тик тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) билгеләре белән генә бирелә.

Дмитрий Лопушов сүзләренчә, больничныйларны дистанцион бирү өлкәннәргә генә кагыла, балаларга мондый рәвештә документны алу мөмкин түгел.

«Дистанцион больничный 7 көнгә ачыла. Больничныйны шулай ук поликлиникага бармыйча ябалар», — дип ачыклык кертте эпидемиолог.

Мондый практика республиканың амбулаториясен бушатырга ярдәм итәчәк, дип уйлыйлар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында. 

Дмитрий Лопушов сүзләренчә, кичә бу ысулны беренче тапкыр кулланганнар, барлык мөрәҗәгатьләр үтәлгән. Мондый система вакытлыча эшләячәк, аның срогы 15 мартка кадәр билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100