news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар коронавирустан соң чәч коелу проблемасын хәл итү ысулы турында сөйләде

Чәч коелганда биотин булган өстәмәләр кабул итәргә, шулай ук башка эрбет мае белән массаж ясарга мөмкин, диде белгеч.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус белән авырганнан соң күп кешләрдә чәч коелу һәм тырнак белән проблемалар килеп чыга. Табиблар ковидның сәламәтлеккә шул йогынтысын йомшарту чаралары турында сөйләде.

«Медицинада бионик инженерия» илкүләм технологик инициатива компетенцияләр үзәге хезмәткәре — табиб- инфекционист Сергей Васильев сүзләренә сылтама белән RT хәбәр иткәнчә, башта D һәм B12 витаминнары дәрәҗәсен тикшерү өчен анализ тапшыру сорала. Организм аларга кытлык кичерсә, һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«<…> витаминнарны мөстәкыйль рәвештә кабул итәргә кирәкми. Азык рационына игътибар итәргә кирәк. Күбрәк балык, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау файдалы булачак», — диде белгеч.

Үз чиратында илкүләм технологик инициативаның HealthNet «Превентив медицина» юнәлеше башлыгы — гаилә табибы Сергей Чудаков хәбәр иткәнчә, чәч коелганда биотин булган өстәмәләр кабул итәргә, шулай ук башка эрбет мае белән массаж ясарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100