news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавируска каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсе 61,9 процентка кадәр кимегән

Узган җиде көн эчендә коронавирус инфекциясенә каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсе 2 проценттан артык кимеп, 64,1 проценттан 61,9 процентка калган.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы күмәк иммунитетның кимүе дәвам итә.

Узган җиде көн эчендә коронавирус инфекциясенә каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсе 2 проценттан артык кимеп, 64,1 проценттан 61,9 процентка калган. Бу хакта Covid-19 вирусына каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Экспертлар мәгълүматларына караганда, күрсәткечнең кимүе авыручылар арасында да, прививка ясатып та, ревакцинация узмаган гражданнар арасында да иммунитетның төшүенә бәйле.

Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, 11 февральгә Россиядә вакциналарның беренче компоненты белән 857 079 тапкыр, тулысынча 81 505 771 тапкыр прививка ясатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot