news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 75 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 954 очрагы теркәлгән.

Татарстанда тагын 75 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 75 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«29 кеше хастаханәгә озатылган, 46 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (19 кеше), 60-70 (17 кеше) һәм 50-60 яшь (14 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда – 18, Чаллыда – 13, Нурлат районында 11 очрак теркәлгән. Соңгы тәүлектә республиканың 17 муниципаль районында коронавирус йоктыру очраклары ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 954 очрагы теркәлгән, 13 549 кеше (шуларның 122се – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100