news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб Россиядә коронавирусның Британия штаммы таралу куркынычы хакында кисәтте

Белгеч фикеренчә, илдә Covid-19 коронавирусының яңа төре барлыкка килүе котылгысыз.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Коронавирусның Британия штаммы Россиядә яз урталарында тарала башларга мөмкин.

Бу хакта ТАСС агентлыгы «Лидер медицина» медицина үзәгенең баш табибы – табиб-педиатр, йогышлы авырулар табибы һәм вакцинолог Евгений Тимаковка сылтама белән хәбәр итә.

«Британия штаммы безгә барыбер киләчәк, ул Россиядә яз урталарында таралыр, мөгаен», - дип искәртте белгеч.

Шул ук вакытта, табиб коронавируска бәйле чикләүләрне йомшарту нәтиҗәсендә «бездә инфекция йоктыручылар саны янә артачак, ә моңа юл куясы килми» дип кисәтте.

«Яңа штаммның сәламәтлек саклау системасына артык йөкләнеш китермичә, акрын гына таралуына әзер булып торырга кирәк», - дип сүзен төгәлләде Тимаков

«Татар-информ» агентлыгы Бөекбританиядә Covid-19 коронавирусының тагын ике штаммы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100