news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Битлек режимыннан баш тарту — кешеләрне куркыныч астына кую дигән сүз

Россиядә гомуми битлек режимы турындагы боерык үз көчендә кала.

Галимова: Битлек режимыннан баш тарту — кешеләрне куркыныч астына кую дигән сүз

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгарырга җыенмыйлар, чөнки коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бөтен Россия күләмендә һаман да югары булып кала. Мондый шартларда кисәтү чараларыннан баш тарту - татарстанлыларның тормышын куркыныч астына кую дигән сүз.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә битлек режимыннан баш тарту — чираттагы мәртәбә кешеләрне куркыныч астына кую дигән сүз. Илдә коронавирус пандемиясе әле тәмамланмады. Өстәвенә, кайбер экспертлар һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы белдергәнчә, яз айларында коронавирус инфекциясе йоктыручыларның саны артуы ихтимал. Шуңа күрә бу мәсьәләдә ашыгырга кирәкми», - дип искәртте ул.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Россиядә гомуми битлек режимы турындагы боерык үз көчендә калуы хакында белдергән иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле дә илдә коронавирусны кисәтү өчен барлык чараларны, шул исәптән битлек режимын үтәргә тәкъдим итте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ышандырганча, республикада битлек режимы сакланачак. Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләр март ахырына кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100