Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыга коронавирус инфекциясенә каршы 3 мең дозадан артык вакцина кайтачак
Автокаланың Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы вакцинациянең икенче этабын узуы һәм үзен яхшы хис итүе хакында әйтте.
(Чаллы, 11 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллыга 3 120 доза күләмендә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның яңа партиясе кайтачак.
Автокаланың Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев журналистларга шулай дип белдерде.
Прививка кампаниясе башланганнан бирле шәһәргә барлыгы 10 845 доза вакцина кайткан. «Спутник V» препаратының беренче компонентын – 5 433, икенчесен 535 кеше кадаткан.
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы инде вакцинациянең икенче этабын да узуын әйтте.
«Үземне бик яхшы хис итәм», - дип искәртте Николаев.
Автокалада көн саен 600-800 кешегә прививка ясыйлар.
«Үз чиратын көткән һәркемгә шалтыратып, поликлиникага чакыралар. Процедура тоткарлыксыз уза. Шәһәрдә яшәүчеләрне вакцинациядә актив катнашырга чакырабыз», - дип белдерде Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз