news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб-онколог яман шешне китереп чыгаручы продуктны атады

Белгеч артык кайнар ризыкларның һәм эчемлекләрнең зыяны турында искә төшерде.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Кызыл һәм химик эшкәртелгән итне артык куллану яман шеш үсешенә китерә. Бу хакта табиб-онколог Андрей Пылевка сылтама белән «Звезда» телеканалы хәбәр итә.

Күп ит ашаудан тыш, онкологик авырулар үсешенә «рационда клетчатка күләме кимүе» дә китерә, дип билгеләде табиб.

Белгеч сүзләренчә, алкоголь яман шеш барлыкка килүгә турыдан-туры йогынты ясый, ә кофе һәм шоколад башка авырулар белән бәйле.

Моннан тыш, Пылев артык кайнар ризык һәм эчемлекләр куллануның зыянын да искәрткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100