news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда туры эфирда коронавирусның баш миенә йогынтысы турында сөйләячәкләр

Аны Татарстанның Коронавируска каршы көрәш оператив штабы һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында карарга мөмкин булачак.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгәгә, 12 гыйнварда, «Нейроковид: вирус баш миенә ничек йогынты ясый?» темасына туры эфир була. Белгечләр Татарстанда яшәүчеләргә ковидтан соң нерв системасына начар йогынтыны ничек киметү турында сөйләячәк.

Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире, профессор, Татарстанның атказанган табибы Эдуард Якупов баш авыртуы һәм когнитив тайпылышларны ничек җиңәргә, шулай ук коронавирустан соң тормыш сыйфатын артту турында сүз алып барачак.

Әңгәмәнең модераторы сыйфатында Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева чыгыш ясаячак.

Туры эфир 11.00 сәгатьтә башлана. Аны Татарстанның Коронавируска каршы көрәш оператив штабы һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында карарга мөмкин булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot