news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб иммунитетны ныгытуның яңа ысулын тәкъдим итте

Тамакны чыныктыру коронавирус йоктыру куркынычын киметә.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Тамакны чыныктыру төрле йогышлы авырулар, шул исәптән Covid-19 коронавирусын йоктыру куркынычын киметә. Бу хакта югары категорияле табиб-отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев сөйләде, дип хәбәр итә «Sputnik» радиосы.

Табиб сүзләренчә, инфекция тудыра торган микробларны аңкау миндалиннары, аденоидлар, тел миндалины һәм Пирогов-Вальдейер лимфоэпителиаль боҗрасы тоткарлый.

Димәк, йоткылыктагы тукымаларның иммунитетын арттырырга кирәк. Моны, аерым алганда, скандинавия ысулы – туңдырылган манго,әфлисун, лимон яки грейпфрут согы ярдәмендә эшләргә була.

«<...> без вакыт-вакыт әлеге зур булмаган боз кисәкчекләрен алып суырабыз. Цитруста С витамины күп, ул лайлалы тышчаны ныгыта, ә боз белән без йоткылыкның арткы стенасын, лимфоидлы тукымабызны күнектерәбез», – дип аңлатты белгеч.

Шул ук вакытта Зайцев кирәкле эффект бозның күп булуыннан түгел, ә процедураның даими кабатлануыннан ирешелә, дип өстәде.

Кышкы йөрү дә файдалы, чөнки тамакка салкын һава тәэсир итә. Хәер, нинди дә булса чыныгу процедуралары сулыш алу юлларында ялкынсыну булмаганда табигатьнең теләсә кайсы фасылында мөмкин, дип искәртте табиб. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100