news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 185 кеше коронавирус йоктырган

Республикада узган тәүлектә 176 кеше коронавирустан терелгән.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 185 очрагы ачыкланган.

«Узган тәүлектә республикада 185 кеше коронавирус йоктырган. Барлыгы шундый 40 229 очрак теркәлгән», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Бер тәүлектә коронавирустан 12 мең тест ясаганнар. Тын юлларында вируслы кискен инфекция билгеләре (ОРВИ) һәм ковид йоктырган кешеләр белән аралашкан 13 мең кеше табиблар күзәтүендә тора.

Татарстанда узган тәүлектә 176 кеше коронавирустан терелгән, диде республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100