news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ел ахырына кадәр яшүсмерләргә ковидтан «Спутник М» вакцинасын ясый башлыйлар

Пациентларга ике компонентлы препарат 21 көн ара белән ясалачак. 

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елның ахырына кадәр 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләргә коронавирустан прививка ясый башлыйлар.

«Ел ахырына кадәр бөтен Россия буенча үсмерләр арасында беренче вакцинацияне уздырачакбыз», — дип Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләрен китерә ТАСС. 

«Спутник М» вакцинасы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 24 ноябрьдә хупланды.

Балаларга профилактик прививкалар 15 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарның ата-аналарына яки законлы вәкилләренә хәбәр ителгәннән соң һәм аларның ризалыгыннан соң ясала. Ә балигъ булмаган балага 15 яшьтән артык булса, ул үзе ризалык биргәннән соң вакцинация узачак. 

Михаил Мурашко сөйләгәнчә, ел ахырына кадәр әйләнешкә «Спутник M» вакцинасының 150 меңгә якын дозасын чыгару планлаштырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100