news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковидның «омикрон» һәм «дельта» штаммнарының билгеләре аермасын атадылар

Авыру күпчелек очракта җиңел һәм уртача авыр формаларда уза. 

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусының SARS-CoV-2 «омикрон» штаммын йоктырганда симптомнар «дельта» һәм башка төрләренә караганда күпкә тизрәк үсеш алырга мөмкин.

РИА Новости агентлыгына Мәскәүнең Габричевский исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиника эше буенча урынбасары, медицина фәннәре докторы Татьяна Руженцова хәбәр иткәнчә, симптоматика күпкә тизрәк үсеш ала дигән мәгълүмат бар.

Шулай ук «омикрон» штаммын йоктырган пациентлар ис сизүне югалтуга һәм тәм тоймауга зарланмый диярлек. Авыру күпчелек очракта җиңел һәм уртача авыр формаларда уза. 

Роспотребнадзорның Мәскәүнең Габричевский исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты табиб-терапевты Дарья Хавкина сүзләренчә, күпчелек очракта «омикрон» штаммын 20-30 яшьлек кешеләр йоктыра. Әмма Россиядә вазгыятьнең башкача булу ихтималы югары, диде белгеч.

Татьяна Руженцова «омикрон» штаммын йоктырганда төп симптомнар буларак хәлсезлек, баш авырту, температура, ютәл һәм аппетит кимүне атаган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100