news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыручыларның алтысы – балигъ булмаган бала.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган. Биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ун кеше хастаханәгә озатылган, 82 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (36 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, алар арасында балигъ булмаган алты бала һәм 80-90 яшь аралыгындагы дүрт кеше дә бар.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (62 очрак) әйдәп бара. Түбән Кама районында – сигез, Чаллы шәһәре һәм Саба районында дүртәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 11 мең 229 очрагы теркәлгән, 9 мең 824 кеше (шуларның 87се – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100