news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирус инфекциясен кабат йоктыру очраклары турында аңлатты

Инфекцияне кабат йоктыру очраклары еш кына хаталы нәтиҗә яки беренче тапкыр авыруның дәвамы була, вирус исә йоткылыкта бер ай чамасы булырга мөмкин.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусны яңадан йоктыру очракларының күпчелеге Covid-19 түгел, ә инфекцияне чыннан да кабат эләктерсәң, авыру җиңелрәк уза. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Шамир Асаф А Рофе хастаханәсенең (Израиль) терапевтика бүлеге мөдире, табиб-инфекционист Галина Гольцманга сылтама белән хәбәр итә.

«Күп кенә кешеләрдә күзәтүебезчә, иң элек пациентта тестның нәтиҗәсе тискәре булуы ачыклана, ә берничә көннән соң анализ алгач, ул тагын уңай, соңыннан тагын тискәре була. Ягъни без вирусның йоткылык өстендә бер айга кадәр калуын беләбез», - дип белдерде табиб.

Бүгенге көндә инфекцияне кабат йоктыруга бәйле берничә дистә очрак бар һәм гомуми сан белән чагыштырганда ул бик аз, дип искәртте Гольцман. Аның сүзләренчә, коронавирусны чыннан да яңадан эләктергән очракта пациент авыруны җиңелрәк кичерә, чөнки иммун система актив рәвештә антитәнчекләр барлыкка китерә.

Узган атнада Израильдәге гаммәви мәгълүмат чаралары илдә коронавирус инфекциясен икенче тапкыр йоктырган пациентның вафат булуы хакында хәбәр иткән иде. Әмма соңгы мәгълүматлар инфекцияне яңадан эләктерү фактын шик астына куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100