news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 242 очрагы ачыкланган

70 кешене хастаханәгә салганнар, 172 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 242 яңа очрагы теркәлгән. 2 се — читтән кертелгән, 240 ы кешедән йоккан очраклар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткәнчә, 70 кешене хастаханәгә салганнар, 172 кеше өйдә дәвалана.

Коронавирусның 141 очрагы Казанда расланган. Чистайда — 25, Түбән Камада — 13, Чаллыда 17 кешедә вирус табылган.

Алексеевск һәм Лаешта — җидешәр очрак, Биектау һәм Яшел Үзәндә — бишәр, Нурлатта — 4, Аксубай һәм Питрәчтә өчәр кеше ковид белән авырган. Югары Ослан, Минзәлә, Саба районында икешәр очрак ачыкланган. Апас, Әтнә, Алабуга, Кукмара, Балык Бистәсе. Тукай районнарында коронавирусның берәр очрагы теркәлгән.

10 ноябрьгә Татарстанда коронавирусның 32 мең 898 очрагы билгеле. 26 мең 241 кеше тернәкләнгән. Барлыгы 1 млн 733 мең 171 кешегә вакцинация үткәрелгән, шуларның 1 млн 161 мең 120 се икенче прививкасын ясаткан.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100