news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гинцбург Covid-19 йогышыннан вакцинацияне мәҗбүри итәргә чакырды

Коллектив иммунитетка ирешү өчен препаратның прививкалар милли календарена кертелергә тиешлеген әйтте эксперт.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен җиңү өчен гражданнарның кимендә 70-75 процентына прививка ясатырга кирәк. Мондый күрсәткечләргә мәҗбүри вакцинация керткәндә генә ирешеп булачак, дип искәртте «Российская газета»га биргән интервьюсында Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург.

«Моның өчен (коллектив иммунитетка ирешү - Т-и иск.), әлбәттә, бу препарат прививкалар милли календарена кертелергә, ә вакцинация мәҗбүри булырга тиеш», - дип фикерләре белән уртаклашты эксперт.

Шулай ук Гинцбург мәгълүмати кампания үткәрү кирәклеген искәртте.

«Балаларны да, әти-әниләре кебек үк, һичшиксез вакцина алу кирәклегенә өйрәтергә кирәк, - диде ул. – Плакатларда исә, кулларны юарга, тешләрне чистартырга, исәнмесез һәм сау-сәламәт булыгыз, дип күрсәтелеп торсын» 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100