news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 930 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 56 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 47 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (21 кеше) һәм 60-70 яшь (20 кеше) аралыгында ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 930 очрагы теркәлгән, 7 870 кеше (шуларның 43е — узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100