news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 116га җитте

Республикада Covid-19 инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланган.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 116га җитте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланган. Шулай итеп, республикада Covid-19дан үлүчеләрнең гомуми саны 116га җитте. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

1974 елда туган беренче вафат булган ир-ат хастаханәдән тыш пневмония белән госпитализацияләнгән. Ул хроник авырулардан җәфа чиккән.

1951 елда туган икенче ир-ат коронавирус йогышы белән хастаханәгә китерелгән, аның хәле пневмония булу аркасында катлауланган булган. Сәламәтлеге хроник авырулары кискенләшүе фонында начарланган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», – диделәр Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100