Әлмәттә яңа Covid-госпиталь ачыла

Диспансер базасында 45 урын булдырылачак.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Әлмәт шәһәренең 8 Март урамында урнашкан тире-венерология диспансеры базасында тагын бер корпус эшли башлаячак. Биредә коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнелгән пациентларны кабул итәчәкләр. Диспансер базасында 45 урын булдырылачак. Бу хакта «Знамя труда» газетасы яза.

Үзәк район хастаханәсенең баш табибы, Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәге буенча коронавирус инфекциясенә каршы көрәш штабы җитәкчесе Вера Головина әлеге корпусның нәрсә өчен ачылуы, анда ничә урын булачагы һәм нинди авыруларны дәвалаячаклары хакында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, вируслы пневмония диагнозы куелган пациентларны дәвалау өчен урыннар санын арттыру турында карар кабул ителгән. Стационарга авыру башлангыч стадиясендә булган пациентларны китерәчәкләр.

Коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнелгән пациент иң элек йогышлы авырулар стационарына — провизор бүлеккә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ул моны үзен ашыгыч ярдәм белән стационарга алып килгәч, яки поликлиникадан бирелгән юллама буенча да эшли ала.

Аны провизор бүлекнең табиб-инфекционисты караячак. Ул башта компьютер томографиясе үткәрәчәк һәм бары тик шуннан соң гына пациентның хәле никадәр авыр һәм кислородка ихтыяҗ булу-булмауга бәйле рәвештә Үзәк район хастаханәсенә яки тире-венерология диспансеры госпиталенә озату турында карар кабул итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Әлмәт халкы өчен беренче ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәтү буенча дәресләр үткәрелүе хакында хәбәр иткән иде.