news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән авырып терелгән кешеләрне кан плазмасы тапшырырга чакыралар

Республика клиник хастаханәсе табиблары Сovid-19 авырулары өчен кан бирде. Алар авырып терелгән башка кешеләрне дә бу эшкә кушылырга өнди.

Коронавирус белән авырып терелгән кешеләрне кан плазмасы тапшырырга чакыралар
Александр Эшкинин

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Республика клиник хастаханәсендә кан плазмасы донорларын җыю турында игълан иттеләр. Бирегә яңа коронавирус инфекциясе белән авырып терелгән кешеләрне чакыралар. Бу хакта «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Республика клиник хастаханәсенең коронавирус белән авырып терелгән табиблары Covid-19 авыруларына ярдәм итү өчен кан плазмасын тапшырган. Клиникада әйтүләренчә, табиблар бөтен кешене дә алар үрнәгенә иярергә чакыра.

«Без Covid-19 авыруын кичергән 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге кешеләрне инфекция белән авыручыларны дәвалауда кулланыла торган кан плазмасын тапшыру өчен чакырабыз», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Кан бирергә теләге булган донорның Covid-19 белән авыруы турында белешмә кирәк. Әлеге процедура Оренбург тракты, 138б адресы буенча Республика клиник хастаханәсенең кан тапшыру бүлегендә башкарыла.

Донорлар эш көннәрендә 8.00-12.30 сәгатьләрдә кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 268-32-38 телефоны аша алырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100