news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр коронавирусның яңа билгеләрен ачыклаган

Хәзерге вакытта вирусның рәсми танылган индикаторлары дип югары температура, дәвамлы йөткерү һәм ис сизмәү яки ис сизү үзгәрү санала.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе билгеләре мускуллар авырту, нык арыганлык һәм аякларда кабарчыклар булырга мөмкин. Бу хакта Daily Mail газетасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Британия галимнәренең гадәттән тыш хәлләр буенча фәнни консультатив төркем (SAGE) өчен бастырылган докладында язылганча, Covid-19 билгеләре күп очракта яшькә һәм зарарланган организмның үзенчәлекләренә бәйле.

Әлегә бу өч билгене коронавирус инфекциясе индикаторлары исемлегенә кертмәячәкләр, дип хәбәр иттеләр Бөекбританиянең сәламәтлек саклау министрлыгында. Мондый карар тест үзәкләренә артык йөкләнеш булмасын өчен кабул ителде.

Хәзерге вакытта вирусның рәсми танылган индикаторлары дип югары температура, дәвамлы йөткерү, шулай ук ис сизмәү һәм ис сизү үзгәрү санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100