Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 17,9 мең очрагы теркәлгән.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә чирләгән.
«18 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь аралыгында ачыкланган, бер пациентка 18 яшь тулмаган.
Казанда — 32, Чаллыда — сигез, Яшел Үзән районында — дүрт, Алабуга һәм Тәтеш районнарында — икешәр, Буа, Менделеевск, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең17,9 мең очрагы теркәлгән, 14,5 мең кеше (шуларның 132се — узган тәүлектә) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз