news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 21 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада 6 791 кеше әлеге чир белән авырган.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 21 яңа очрагы ачыкланган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 21 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 21 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, Татарстанда әлеге инфекцияне йоктыручылар 6 761 кешегә җитте», - дип хәбәр итте ул.

Авдонина сүзләренчә, узган тәүлектә коронавируска 5 мең 77 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән аралашкан 830 кеше табиблар күзәтүендә кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада бер тәүлек эчендә коронавирустан 18 кеше терелүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100