news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 67 кеше булды

Коронавирусның авыр формасы диагнозы куелган 1957 елгы ир-атны Казанның 12нче шәһәр клиник хастаханәсендә вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген республикада коронавирус инфекциясеннән 67нче үлем очрагы теркәлде», - диелә ведомство хәбәрендә.

Коронавирусның авыр формасы диагнозы куелган 1957 елгы ир-атны Казанның 12нче шәһәр клиник хастаханәсендә вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр. Авыру төрле хроник чирләрдән интеккән. Үлемнең сәбәбе экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100