news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб грипп һәм коронавирусны бер үк вакытта йоктыру куркынычы хакында кисәтте

Әгәр ике вирус кушылса, бу йөрәк-кан тамырлары авырулары башлануга сәбәпче булырга мөмкин.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Әгәр кеше грипп һәм коронавирусны бер үк вакытта йоктырса, бу йөрәк-кан тамырлары авырулары башлануга китерергә мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы югары категорияле табиб-оториноларинголог Владимир Зайцевка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч хәбәр иткәнчә, гриппның пневмония һәм йоткылык өсте, бронх һәм үпкәгә бәйле проблемалар кебек өзлегүләргә китерүе ихтимал. Коронавирус, нигездә, бронх-үпкә авыруы санала.

Әгәр ике вирус кушылса, бу йөрәк-кан тамырлары авырулары башлануга сәбәпче булырга мөмкин. Табиб сүзләренчә, бу пациент өчен бик тә куркыныч, хәтта аның якты дөнья белән хушлашуы да ихтимал.

«Нәтиҗәдә, кеше бик тә күңелсез һәм куркыныч ике халәттә кала, организм икеләтә кыенлык кичерә. Аларның һәркайсы ким дигәндә ике ноктага бәрә», - дип аңлатты Зайцев.

Белгеч фикеренчә, мондый куркыныч аеруча көчсез, өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә яный. Инфекцияне яхшы йокы һәм спорт белән шөгыльләнү ярдәмендә җиңәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100