Татарстан балалар бакчаларында Covid-19 инфекциясен йоктыру очраклары булмады

Балалар бакчаларында яңа коронавирустан саклану ысулын мәктәпләрдә кабатларга планлаштыралар.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда балалар бакчаларында коронавирус йоктыру очрагы теркәлмәгән. Бу хакта туры эфирда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

«Без Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор хезмәттәшләребез белән берлектә бу проблеманы уңышлы үттек, балалар бакчаларының берсендә дә коронавирус инфекциясе чыганагы булмады. Шуңа күрә без шул ук ысул белән 1 сентябрьдә эшләячәкбез», — диде министр.

Садыйков искә төшергәнчә, федераль дәрәҗәдә 1 сентябрьдә көндезге форматта укый башлау турында карар кабул ителгән, әмма кайбер чикләүләр белән. Министр турыдан-туры эфирда борчылган ата-аналарны тынычландырды һәм аларның балаларының эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча барлык чаралар күреләчәк, дип ышандырды.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәктәп, лицей һәм гимназиядә нинди чикләүләр һәм яңа кагыйдәләр булачагы турында хәбәр иткән иде.