news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог: Көз көне Covid-19 көчлерәк булырга мөмкин

Covid-19 белән сезонлы инфекцияләр очрашкач, бер-берсенә ничек тәэсир итүләре әлегә билгесез, диде академик.

Иммунолог: Көз көне Covid-19 көчлерәк булырга мөмкин

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Көз көне Covid-19 коронавирус авыруы көчлерәк булырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасына биргән интервьюсында Санкт-Петербургның баш иммунологы һәм Пастер исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры РФА академигы Арег Тотолян кисәтте.

«Көзен без Covid-19ның авыррак төре белән очраша алабыз. Моңа психологик яктан әзер булырга тиеш», — дип ассызыклады тикшеренүче.

Академик сүзләренчә, Covid-19 белән сезонлы инфекцияләр очрашкач, бер-берсенә ничек тәэсир итүләре буенча әлегә фәнни нигезләнгән мәгълүмат юк».

Моннан тыш, үз-үзен изоляцияләгән кешеләрнең авыруны ничек кичерәчәге аңлашылмый, чөнки алар мондый режимны даими рәвештә саклый алмый, дип билгеләп үтте Тотолян. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100