news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эпидемиолог көзен коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны башлану ихтималын әйтте

Михаил Фаворов фикеренчә, Covid-19 коронавирусы – сезонлы авыру.

Эпидемиолог көзен коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны башлану ихтималын әйтте

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Көзен дөньяда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны башлануы ихтимал. Эпидемиолог, медицина фәннәре докторы Михаил Фаворов RT телеканалы өчен Антон Красовскийга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Август аенда һәм сентябрь урталарына кадәр бездә тәнәфес булачак. Хәзер барысы да һәм бөтен җирдә бер-берсенә үз чаралары белән коронавирусны җиңүләре хакында сөйләячәк. Әмма бу тагын шул ук сезонлы тирбәнешләр генә», - дип искәртте эксперт.

Шул ук вакытта, ул икенче дулкынның авыруның сезонлы күтәрелешен аңлата торган көнкүреш атамасы булуына игътибар юнәлтте. Эксперт соңгысының башлану ихтималы зур булуын әйтте.

Фаворов вируслы респиратор авыруларының сезонлы чир икәнен, шулай ук «испанка» вирусына бәйле тәҗрибәне (ул чагында грипп пандемиясенең икенче дулкыны беренчесенә караганда биш тапкыр көчлерәк була) искә алды. Шулай ук Бразилиядәге очракны да телгә алып үтте, анда яңа коронавирус йоктыручылар саны салкын сезон башлану белән кискен артты.

«Җир шарында әле авырмаган миллиардлаган кеше бар. Шулай булгач, вируска таралу өчен мәйдан җитәрлек», - диде табиб.

«Татар-информ» агентлыгы әлегә Татарстанда Covid-19 коронавирусының икенче дулкыны көтелмәве хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100