news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 48 яңа очрагы ачыкланган

19 пациент хастаханәдә, 29 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә коронавирусның 48 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше авыруны читтә, 45 кеше аралашу юлы белән йоктырган.

«19 пациент хастаханәдә, 29 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган — монда 24 кеше авырый. Чаллыда 15 очрак теркәлгән. Барлыгы 10 муниципалитетта ковид йоктыручылар ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус йоктыруның 22 854 очрагы теркәлде. 20 448 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 31 кеше узган тәүлектә терелгән.

Коронавируска каршы вакцинаны Татарстанда 655 178 кеше ясаткан. Вакцинаның икенче дозасын 429 862 кеше алган. Прививка ясатучылар саны бер тәүлектә 16 003 кешегә арткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100