news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вуйнович: Covid-19ның икенче дулкыны россиялеләрнең санитар нормаларны үтәвенә бәйле

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле билгеләп үткәнчә, коронавирусның дөнья дәрәҗәсендә яңа очраклары саны рекордлы рәвештә арта.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус йогышының икенче дулкыны гражданнар тарафыннан санитар куркынычсызлык чараларының ни дәрәҗәдә үтәлүенә бәйле. Бу хакта ТАССка Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович хәбәр итте.

Коронавирус эпидемиясе тәмамлануы турында сөйләргә иртәрәк әле. Барлык илләрнең хакимият органнары халык белән бергә даими рәвештә эш алып барырга һәм киләчәктә вирусның яңа кабынуын булдырмас өчен, барлык санитар таләпләрне төгәл үтәргә тиеш, дип ассызыклый спикер. «Без шуны истә тотарга тиеш: Covid-19ның яңа очракларының кимүе эпидемиологик процесс үсеше белән генә түгел, ә иҗтимагый сәламәтлек саклау һәм физик дистанция буенча күрелгән чаралар нәтиҗәсе булып тора», — дип билгеләп үтте ул.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле безнең һәркайсыбыз коронавирус инфекциясе таралуны тоткарлауда үз роленә җаваплы карарга тиеш, дип саный. Вирусны дәвалау өчен нәтиҗәле вакцина һәм дару препаратлары булмаган вакытта бу аеруча мөһим. «Шуңа бәйле рәвештә, кешеләрнең үз-үзләрен тотышы Россиядә һәм дөньяның башка илләрендә коронавирус эпидемиясенең алга таба үсешен билгеләячәк», — дип нәтиҗә ясады эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100